Хәзерге вакытта Татарстанда Комплекслы кадастр эшләре алып барыла. 67 меңнән артык татарстанлы дәүләт хезмәтләре аша тиешле белдерүләр алды.
Килеп туган мәсьәләләргә бәйле рәвештә, Росреестр Татарстан Республикасы буенча Роскадастр белән берлектә 1 апрельдән тематик кайнар линияне башлап җибәрә.
8 (843) 255 25 71 телефоны буенча шалтыратып белергә мөмкин булачак:
- Комплекслы кадастр эшләре уздыру турында хәбәр алсаң, нишләргә?
- Кадастр кварталына җир кишәрлеге эләгәме, быел комплекслы кадастр эшләре кая үткәрелә һәм үткәреләчәкме икәнен ничек белергә?
- Комплекслы кадастр эшләре кысаларында җир кишәрлеген манлау өчен түләргә кирәкме?
- Комплекслы кадастр эшләре барышында җир кишәрлеге кими яки арта аламы?
- Комплекслы кадастр эшләре нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта нишләргә һ. б.
Кайнар линияне үткәрү вакыты - 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр.
Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!