Хезмәт ветеранының 8 оныгы бар, алар бабаларын һәм әбиләрен уңышлары белән сөендереп торалар.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Түбән Каракитә авылында яшәүче Кыяметдин Җәләл улы Камаловка бүген 90 яшь тулды.
Хезмәт ветеранын юбилее белән котларга Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Җамалетдинов килделәр.
Кунаклар юбилярга Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаровның котлау открыткасын, бүләкләр тапшырдылар һәм хезмәт ветеранына сәламәтлек, җылылык, тыныч картлык теләделәр.
Кыяметдин Җәләл улы 1936 елның 25 мартында Түбән Каракитә авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 5 яшь була. Әтисе Кыяметдин абыйны фронтка алганнар, ул сугыштан кайтмаган, һәлак булган. Әниләре аларны — ике баласын үзе генә тәрбияләп үстергән. Кыяметдин абыйга балачактан ук авырлыклар кичерергә туры килә, ул ачлык та, салкын да белә. Кечкенәдән аңа өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшләргә туры килә.
Кыяметдин абый гомере буе «Йолдыз» колхозында механизатор-тракторчы булып эшләгән. Кыяметдин абый ул вакытта алдынгы булган «Йолдыз» колхозында тракторчы булып 40 ел хезмәт итә.
Кыяметдин абыйның 65 ел бергә яшәгән тормыш иптәше Энҗе апа гомере буе Райпо системасында азык-төлек кибете мөдире булып эшләгән. Соңыннан сөт җыючы булып та эшли.
Энҗе апа белән Кыяметдин абый бергәләп дүрт ул тәрбияләп үстергәннәр, барлык балаларына лаеклы белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга булышканнар. Кыяметдин абыйның өч баласы-уллары Марс, Марат һәм Илһам Эчке эшләр министрлыгында эшлиләр, ә Ирек төзүче булып эшли. Кыяметдин абыйның барлык балалары да гаилә корып, әби-бабаларын оныклары белән сөендереп яшиләр. Бүген Камаловларның 8 оныгы бар.
- Безнең уртак тормышыбызның бәхете шунда, без даими эшләдек. Беркайчан да эшне хатын-кыз һәм ир-ат эшенә бүлмәдек. Бер-беребезнең фикеренә колак салып, тату яшәргә тырыштык. Әлбәттә, тормышта төрлечә була. Авыр вакытлар да була. Мондый чакларда иң мөһиме — сабыр булу, рәнҗеткеч сүзләрдән тыелу. Яшьләргә сабырлык, бер — берсенә ихтирамлы мөнәсәбәт телисе килә, - диләр алар.
Кыяметдин абыйның юбилее көнендә аларның балалары да килде. Кыяметдин абый да, Энҗе апа да кунакларга бик шат иделәр.
Без Кыяметдин абый белән Энҗе апага озын, бай һәм бәхетле гомер телибез.