Язгы ташу – табигатьнең ел саен кабатлана торган күренеше. Карлар эреп, елга-күлләр ташыганда, су басу куркынычы арта. Бу чорда саклык чараларын алдан күрү аеруча мөһим.
Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда язгы ташу гадәттә март ахыры – апрель башында башлана һәм апрель урталарына кадәр дәвам итә. Бу вакытта һава температурасы күтәрелә, кар тиз эри, ә туфрак әле суны тулысынча сеңдереп бетерә алмый. Шуңа күрә су елгаларга, түбән урыннарга агыла.
Янаулар юк, әмма халык өчен тәкъдимнәр төзелгән.
Янгын күзәтчелеге һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәте белдерүенчә, Чүпрәле район территориясендә язгы ташуның катлаулы торышы фаразланмый. Районының торак пунктлары, автомобиль юллары, күперләр, социаль мөһим объектлар су басу ихтималы булган зоналарга эләкми. “Шулай да, алдан кайгырткан–откан”, диләр халыкта.
2026 елгы язгы ташуның хәвеф-хәтәрсез узуын тәэмин итү максатында район күләмендә төрле чаралар үткәрелә. Шушы көннәрдә язгы ташуга әзерлек мәсьәләсе буенча киңәйтелгән утырыш узды, команда-штаб өйрәнүләре үткәрелде, ярдәмче системаларның төзеклеге тикшерелде.
Моннан тыш, язгы ташу ихтималы көн саен контрольдә тотыла, бу чорда техник ярдәмнәре белән җәлеп ителүче предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләрнең әзерлекләре координацияләнә. Су үткәрүче канаулар, су торбалары, күперләр кардан һәм чүп-чардан вакытында чистартылып тора.
Су басу куркынычын булдырмау максатында районда яшәүчеләрдән дә битараф булмаулары сорала.Шәхси хуҗалыкларга кар суы ага торган канаулар казырга, йорт яны территорияләрен чистартырга киңәш ителә.
Язгы боз аша йөрүнең куркыныч булуын да кисәтә белгечләр. Елгалар аша чыгарга, текә яр өсләрендә торырга, ярдан боз кисәкләрен этеп җибәрергә, елагаларда яки сулыкларда тирәнлек үлчәргә ярамый. Язгы ташу хәвеф-хәтәрләрсез узсын!