Чүпрәледә ГТО фестивален ачу тантанасында алтын отличие билгеләре тапшырылды

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең зона этабын тантаналы ачу кысаларында Татарстан Республикасы хезмәт коллективлары арасында 2026 елда «Хезмәткә һәм оборонага әзер»комплексының алтын отличие билгесе ияләрен бүләкләделәр.

Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов 1 нче санлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Алиса Меньшовага һәм Иске Чүпрәле күп профильле лицее укучысы Рәсүл Кәлимуллинга ГТО комплексының алтын отличие билгеләре тапшырды.

Аларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International