Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында мәктәп укучылары арасында иң яхшы чаңгычылар билгеле булды

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

2026 елның 19 мартында районның яңа чаңгы базасы территориясендә 2025-2026 уку елында Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы укучылары Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары үткәрелде.

Ярышлар төрле яшь категорияләрендә узды, бу һәр катнашучыга үз көчен һәм спорт рухын күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Ярышларны ачып, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов барлык катнашучыларны җылы сәламләде һәм чаңгы ярышларында уңышлар теләде, йөгерү нәтиҗәләре ГТО нәтиҗәләренә кертеләчәк, дип билгеләп үтте.

Ярышлар 2008-2009, 2010-2011, 2012-2013, 2014-2015, 2016 елгы һәм аннан яшьрәк укучыларның төрле яшь категорияләре арасында, аерым кызлар һәм малайлар узды.
Яшь спортчыларга һава торышы белән дә бәхет елмайды, көн җылы, кояшлы булды һәм ярышларда дуслык атмосферасы хөкем сөрде.

Ярышлар азагында төрле яшь төркемнәре буенча иң көчле спортчылар билгеләнде. Һәр яшь категориясендә призерларга җиңүче грамоталары, бронза, көмеш һәм алтын медальләр тапшырылды.

Шулай ук чаңгы ярышларының команда зачетлары да билгеләнде. Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы 1 урын Яңа Уби мәктәбе чаңгычылары командасына бирелде, 2 урын-Чуаш Чүпрәле урта мәктәбе командасына, 3 урын – Хорновар-Шигали урта мәктәбе командасына бирелде.

Чаңгы ярышлары буенча призлы командалар грамоталар һәм 1, 2, 3 дәрәҗә кубоклар белән бүләкләнделәр.

Бүгенге ярышлар чаңгы узышлары федерациясе филиалы җитәкчесе Нияз Дамаевның иганәчелек ярдәме белән узды. Ул әлеге спорт төрен яратучылар өчен бүләкләр, медальләр һәм грамоталар әзерләгән.

Ярышлар кысаларында чаңгы буенча ГТО нормативлары үтәлде.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International