Фестиваль Татарстан Республикасында хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында узды.
2026 елның 19 мартында «Алтын» универсаль спорт комплексы һәм Иске Чүпрәле авылының чаңгы базасында 2026 елда Татарстан Республикасы хезмәт коллективлары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең зона этабы узды. Фестиваль Татарстан Республикасында хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында узды.
Фестивальдә республиканың Идел аръягы зонасы командалары катнашты. "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең зона этабында катнашучыларны Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм яшьләр, туризм һәм спорт бүлеге башлыгы Руслан Вилданов җылы сәламләделәр.
Тантаналы ачылыш вакытында Айрат Фиркат улы шулай ук ГТО алтын отличие билгесе ияләрен бүләкләде. Исегезгә төшерәбез, фестивальнең максаты-гражданнарны системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.
Фестивальнең зона этабында «Хезмәткә һәм оборонага әзер " комплексының IX-XVI баскычларына караган хезмәт коллективлары катнашты. Республика районнарының һәр командасында сигезәр кеше, ягъни һәр баскычтан берәр вәкил иде.
Команда беренчелеге спорт программаларында ГТО комплексының тиешле яшь баскычларында командаларның барлык катнашучылары җыйган очколар суммасы буенча билгеләнде.
ГТО фестивалендә катнашучылар түбәндәге дисциплиналарда көч сынаштылар: гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, биек перекладинада тартылу, идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, пневматик винтовкадан ату, чаңгыда йөгерү.
Безнең республика елдан-ел Россия төбәкләре арасында ГТО комплексында катнашучылар саны буенча да, отличие билгеләре саны буенча да лидерлар рәтендә тора. Бу күрсәткеч, Россиянең иң спорт төбәге буларак, Татарстан статусын бик яхшы саклый. Билгеләп үтәргә кирәк, ГТО комплексын безнең районда да популярлаштыру һәм гамәлгә ашыру буенча актив эш алып барыла.
Ярышлар «Алтын» спорткомплексында башланды, ә чаңгы ярышлары Иске Чүпрәле авылының чаңгы базасында дәвам итте. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, барлык катнашучылар да төрле баскычлар буенча барлык сынауларны лаеклы үттеләр.
Ярыш йомгаклары буенча Чүпрәле районы спортчылары җиңүче булды, икенче урынны Кайбыч районы спортчылары алды, 3 урынны Апас районы командасы алды. Айрат Фиркат улы спортчыларны барлык сынауларны лаеклы үтүләре белән котлады, һәм командаларга дипломнар һәм кубоклар тапшырды. Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.