Республика югарылыгында елдан-ел зуррак киңлекләр яулаучы «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә районыбызның сәнгатьне яратучы балалары матур чыгышлар ясап, зур җиңүләргә ирешәләр. Фестивальнең районкүләм этабында быел да яшь талантлар үзләренең җыр-моңга, биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр.
Муниципаль этапта 200дән артык бала катнашты, 40тан артык иҗади номер тәкъдим ителде.
Әлеге концертны тамаша кылучылар һәрбер баланың сәләтенә таң калып, райондашларыбыз белән горурланып утырды. Моңлы тавышлы балалар, телләре-телгә йокмас җор телле егетләр һәм кызлар, идәннәрдән ут чыгарырдай оста биючеләребез бу көнне чын сәхнә йолдызлары булып балкыдылар. Лаеклы алкышларга күмелделәр һәм район җитәкчелегеннән рәхмәт сүзләре, изге теләкләр ишеттеләр.
Район Башлыгы Марат Гафаров алга таба тагын да зуррак җиңүләргә ирешергә язсын дигән изге һәм ихлас теләкләрен юллады.
–«Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашып, үз осталыкларын күрсәткән һәрбер балага, аларның җитәкчеләренә, әти-әниләренә бик зур рәхмәт. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале һәрбер бала өчен зур мөмкинлекләр ача,-диде Марат Ринат улы.
Кичәнең кульминациясе –бүләкләү тантанасы булды. Район этабында алар «Хореография», «Вокал» һәм «Конферанс» номинацияләрендә җиңүчеләр һәм лауреатлар лаеклы бүләкләр алдылар. Иң яхшы номерлар муниципалитетны 28-29 мартта Апаста узачак фестивальнең зона этабында тәкъдим итәчәк.
Белешмә:
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе эгидасы һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза. Быел ул 26нчы тапкыр оештырыла.