Роза Килькеева Чүпрәле районында гражданнарны кабул итте

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Чүпрәлеләр җитәкчегә социаль өлкәгә, торак-коммуналь хуҗалыкка һәм башка юнәлешләргә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисенең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Килькеева Чүпрәле районында яшәүчеләр белән очрашты. Кабул итү район Башкарма комитеты бинасында узды.

Чүпрәлеләр җитәкчегә социаль өлкәгә, торак-коммуналь хуҗалыкка һәм башка юнәлешләргә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Һәрбер мөрәҗәгать игътибар белән тыңланды, барлык сораулар буенча тәфсилле аңлатмалар бирелде.

Роза Рифкат кызы барлык барлык килгән шикаятьләр шәхси контрольгә алынды, дип ышандырды. Кабул итү йомгаклары буенча тиешле бүлекчәләргә һәм хезмәтләргә билгеләнгән проблемаларны һәрьяклап карау һәм хәл итү өчен йөкләмәләр формалаштырылачак.

Исегезгә төшерәбез, гражданнар мөрәҗәгатьләрен объектив һәм вакытында карау җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора. Заявкаларны шулай ук Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша калдырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International