Чараны оештыручылар мәктәп укучыларына паспорт алу белән яңа статус кына түгел, ә җәмгыять һәм ил алдында яңа бурычлар барлыкка килүен искәрттеләр.
Чүпрәле районында Кырымның Россия Федерациясенә кушылу көне уңаеннан мәктәп укучыларына паспортлар тапшыру тантанасы булды. Район яшьләре олы тормышка аяк басуны символлаштырган төп документ алдылар.
Бу истәлекле көнне Россия гражданының төп документын Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров, прокурор урынбасары Дмитрий Зиновьев һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ранис Латыйпов тапшырды.
Марат Гафаров вакыйганың мөһимлеген ассызыклады:
- Паспорт алу-формальлек кенә түгел. Бу олыгаю, җаваплылык һәм үзеңне зур һәм бөек илнең бер өлеше итеп аңлау символы. Бүген, Россия өчен истәлекле көндә, бу вакыйга үзенчәлекле, патриотик мәгънәгә ия була. Сез үз документыгызның намусын сакларсыз һәм горурлык белән Россия гражданины исемен йөртерсез дип ышанам.
Чараны оештыручылар мәктәп укучыларына паспорт алу белән яңа статус кына түгел, ә җәмгыять һәм ил алдында яңа бурычлар барлыкка килүен искәрттеләр.
— 14 яшьтә паспорт алу-яңа статус кына түгел, яңа җаваплылык та ул. Без балаларның Россия гражданы булу — үз илебез тормышында катнашу, аның тарихын белү һәм киләчәген төзү дигән сүз икәнен аңлауларын телибез, — диделәр оештыручылар.