Чүпрәле районында хезмәт коллективлары арасында ГТО фестиваленең зона этабы узачак

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Иртәгә, 2026 елның 19 мартында, “Алтын” универсаль спорт залы һәм Иске Чүпрәле авылының чаңгы базасы базасында, Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган, 2026 елда Татарстан Республикасының хезмәт коллективлары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” БФСК фестиваленең зона этабы узачак.

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» БФСК фестиваленә Татарстан Республикасы Идел аръягы зонасының IX-XVI баскыч хезмәткәрләреннән торган хезмәт коллективлары кертелә. Команда составы 8 кеше.

Фестивальнең программасы түбәндәгеләрне үз эченә ала: гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, гәүдәне аркада ятып күтәрү, биек аркылы тартылу, идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, пневматик винтовкадан ату, чаңгыда йөгерү.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Фестиваль 10.00 сәгатьтә башлана.

Фестивальдә катнашучыларның барысына да уңышлар һәм яхшы нәтиҗәләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International