2026 елның 17 мартында (Рамазанның 27нче көне) биредә традицион район ифтары-мәҗлес кичәсе узды, анда 100ләп кеше катнашты.
Уртак өстәл артында дин әһелләре, хөрмәтле аксакаллар, авыл җирлекләре башлыклары, җирле эшмәкәрләр һәм мөслимә хатын-кызлар очрашты. Чараны район башлыгы Марат Гафаров һәм эшкуарлар җәмгыяте вәкилләре оештырды.
Хөрмәтле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте Аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов, Чуваш Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, шулай ук район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов та бар иде. Бу кичне махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләренә аерым рәхмәт сүзләре яңгырады, алар да бәйрәм табынына чакырылды.
Тантана «Җәмигъ» мәчетендәге дини өлештән башланды, анда күмәк намаз, вәгазьләр һәм Коръән аятьләре укылды.
Кичә «Амарант» кафесында дәвам итте. Ифтар мәҗлесен ачып, район башлыгы Марат Гафаров изге Рамазан ае белән котлады.
— Рамазан ае-рухи яктан чистарыну һәм сынау вакыты. Бу шәфкатьлелек аенда һәр кеше мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр кылырга омтыла. Аллаһы Тәгалә уразаларны кабул итсен, бәрәкәт, иминлек белән бүләкләсен! - дип мөрәҗәгать итте Марат Гафаров.
Ирек Арсланов кунаклар алдында эчтәлекле вәгазь сөйләде. Ул Рамазан аеның яхшы яклары, гыйбадәт кылуның үзенчәлекләре һәм ураза тәмамланганнан соң да рухи гадәтләрне саклауның мөһимлеге турында сөйләде.
Мансур хәзрәт Хәйбуллов күрше төбәктәге Диния нәзарәте эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм бәйрәм белән котлады.
Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов:
- Бу кичне изге айда уртак догаларда булып һәм бер өстәл артында уздыруыбызга чын күңелдән шатмын. Мөселманнарның, шул исәптән җитәкчеләрнең һәм яшьләрнең дә, елдан-ел күбрәк ураза тотуын, ә мәчетләрдә күмәк ифтарлар һәм таравих намазлары үтүе сөендерә,-диде имам-мөхтәсиб, район башлыгына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдереп.
Ифтар илебез һәм районыбыз иминлеге хакында догалар кылып, мул итеп әзерләнгән өстәл артында дусларча аралашу белән тәмамланды.