Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2026 елның 17 мартындагы 9 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының сигезенче утырышы чакырыла.
Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелә:
1) «2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2025 елның 15 декабрендәге 4/2 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәреш кертү хакында.
3) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елда эшчәнлеге турында хисап һәм 2026 елга бурычлар турында.
4) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Контроль-хисап палатасының 2025 елда эшчәнлеге турында хисап.
5) Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең 2025 елдагы эш нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлар турында.
6) Төрле.
Район Советы утырышы 2026 елның 26 мартында 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.