Чүпрәле районы Башлыгы торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Бүләкләү тантанасы халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көненә багышланган иде.

Бүген, 2026 елның 17 мартында, эшлекле киңәшмәдә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Торак-коммуналь тармак хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Бүләкләү тантанасы һөнәри бәйрәм — халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көненә багышланган иде.

Күпьеллык хезмәтләре һәм тармак үсешенә саллы шәхси өлешләре өчен "Прогресс" муниципаль унитар предприятиесе белгечләре Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде:

Дамирә Нәбиулла кызы Алимова, суүткәргеч-канализация хуҗалыгы белгече;
Николай Карпович Иванцов, газ казанлыгы операторы.
Моннан тыш, намуслы хезмәте һәм югары профессионализмы өчен Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

Андриян Валентинович Журавлев, склад мөдире;
Азат Кыям улы Шәрәпов, газ казанлыгы операторы;
Гүзәлия Сабирулла кызы Якупова, кулланучыларга абонент хезмәте күрсәтү буенча белгеч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International