Чүпрәлеләр "Нәтиҗә бар!" исеме астындагы «Бердәм Россия» форумында катнаштылар

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Очрашуның төп темасы төбәктә халык программасы буенча эшләргә йомгак ясау, шулай ук документны яңарту өчен тәкъдимнәр җыю булды.

Чүпрәле делегациясе «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасын гамәлгә ашыру буенча төбәк хисап-программа форумында катнашты.

"Нәтиҗә бар!" исеме астындагы чара Казанда узды. Форумда Татарстан Республикасы Президенты Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Югары советы Бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Очрашуның төп темасы төбәктә халык программасы буенча эшләргә йомгак ясау, шулай ук документны яңарту өчен тәкъдимнәр җыю булды. Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов социаль бурычларны хәл итүдә партиянең стратегик ролен ассызыклады.

" "Бердәм Россия" партиясенең роле турында сөйләгәндә, без һәрвакыт гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча масштаблы бурычлар куябыз, алар үз — үзләрен тормышка ашыру һәм кешеләрнең потенциалын ачу өчен шартларны алга таба үстерүгә юнәлдерелгән, - дип билгеләп үтте ТР Рәисе. - Үсеп килүче буынга һәм яшьләргә аерым игътибар бирәбез. Туган республикабызны һәм, тулаем алганда, илебезне үстерүгә юнәлдерелгән үзгәртеп кору курсын дәвам итү мөһим".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International