Тантана Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәгән якташларыбызның батырлыгына тирән хөрмәт күрсәтү булды.
Район хакимияте бинасында узган чарада Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, хәрбиләрнең якыннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, яшь армиячеләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
“Безнең солдатлар Ватанны намус белән сакладылар, илебез азатлыгы өчен гражданлык бурычларын лаеклы үтәделәр”, - диде район башлыгы Марат Гафаров бүләкләрне тапшырыр алдыннан.-“Якташларыбызның исемнәре районыбыз тарихына язылган, аларның батырлыгы үлемсез. Геройларга мәңгелек дан!”-диде район башлыгы Марат Гафаров.
Ул хәрбиләрнең якыннарына ныклылык һәм түземлек теләде.
Хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин да үзенең чыгышында: “Ватанны саклау–ир-егетнең бурычы!,-диде.–Илебезнең иминлеге, гаилә иминлеге сагында ир-егетләр тора. Безнең бурыч–аларның якты хәтерен мәңгеләштерү!”.
Зур Аксу авылыннан Николай Викторович Малов махсус хәрби операциягә өлешчә мобилизация кысаларында 2022 елның октябрендә алына. Үткән елның ноябрендә ул сәламәтлеге какшау сәбәпле, хәрби хезмәттән азат ителә.
“Илгә куркыныч янаганда тыныч кына тора алмадым, мин анда булырга тиеш идем”, - ди ул. Чарада аңа тантаналы шартларда Суворов медален тапшырдылар. “Якташларыбызның исән-имин кайтуларын телим”,-дип уй-теләкләрен җиткерде ул.
Бу көнне Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен, вафат булганнан соң, “Батырлык” орденнарына ия булган Алексей Александрович Волковның бүләге туганы Наталья Мартыновага, Фәрит Иршат улы Зәйдулловның бүләге апасы Алсу Ханмурзинага, Дмитрий Радиславович Федотовның бүләге әнисе Надежда Васильевнага тапшырылды.
Иске Чокалы авылыннан контракт төзеп киткән райондашыбыз Ринат Рифкать улы Шәрәповның “Батырлык” орденын һәм “Жуков” медален кызы Румия кабул итеп алды.
Алсу Ханмурзина, Ульяновск шәһәре:
–Туганыбыз Фәрит Иршат улы Зәйдуллов бик ачык, ярдәмчел кеше иде. Аны сагынмаган көнебез юк. Контракт төзеп, үз теләге белән китте, елмаюлары күз алдында тора, бик юксынабыз...
Игорь Федотов, Борындык станциясе:
–Без әнинең ике улы, ике туган үстек: Дмитрий һәм мин. Югалтулар бик авыр, ул безнең күңелебездә һәрвакыт яхшылыгы, игелекле булуы белән сакланачак...
Игорь Федотов үзе дә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт куя.
“Туганым үрнәгендә аның батырлыгын дәвам итәргә, дип карар кылдым”,-ди ул.
Район башлыгы Марат Гафаров ассызыклаганча, төбәктә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүнең киң комплексы гамәлдә, ә район хакимиятендә хәрбиләрнең туганнарына һәм якыннарына тиешле ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер торалар.