2026 елда «Safe Products, Confident Consumers» - «Имин товарлар, ышанычлы кулланучылар» девизы астында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлегендә Бөтендөнья кулланучылар хокукы көне (15 март) кысаларында, 2026 елның 9 мартыннан 20 мартына кадәр кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча "Кайнар линия" эшләтеп җибәрелә.
Республикада яшәүчеләрдән шалтыратулар көн саен 09.00 дән 16.00 гә кадәр (тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр) (84374) 3 52 89; (84373) 2-52-59 телефон номерлары аша кабул ителә.