«Служение» Бөтенроссия премиясе финалына Татарстаннан ике проект чыкты. Алар җиңү өчен бөтен Россиядән 100 дән артык проект белән көрәшәчәк. Әйдәгез алар өчен тавыш бирик:
• «Казань. Единство в многообразии» проекты, pos.gosuslugi.ru/lkp/slujen...
• Тукай районының «Активная помощь воинам СВО на передовой и семьям воинов СВО» проекты, pos.gosuslugi.ru/lkp/slujen...
Проектлар төрле номинацияләрдә катнаша, шуңа күрә сез икесе өчен дә тавыш бирә аласыз. Моның өчен:
1. Авторизацияләнегез һәм сылтамалар буенча «Госуслуг» сайтына күчегез.
2. Татарстаннан проект өчен тавыш бирегез.
3. Тавыш бирү вакыты чикләнгән: 6 апрельгә кадәр өлгерергә кирәк.
Халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Топ-40 иң яхшы инициатива билгеләнәчәк. Бүләкләү тантанасы 2026 елның 21 апрелендә «МАЛАЯ РОДИНА — СИЛА РОССИИ» III Бөтенроссия муниципаль форумы кысаларында узачак.
Премия Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча уздырыла. Оештыручы-РФ Президенты Администрациясе ярдәмендә ВАРМСУ. Быел 63397 гариза алынды.