Чүпрәле районында терлекләрне куркыныч авырулардан саклау чаралары турында фикер алыштылар

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Киңәшмәгә авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, ветеринария табиблары һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырылды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ведомство башлыгының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә терлекләрнең йогышлы авырулары керүенә һәм таралуына юл куймау буенча республика штабы утырышы узды.

Видеоконференциядә катнашуга республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды. Чүпрәле районында фикер алышу өчен мәйданчык җирле башкарма комитетта оештырылган иде. Киңәшмәгә авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, ветеринария табиблары һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.

Ленар Гарипов катнашучыларның игътибарын Россиянең кайбер төбәкләрендә эпизоотик вәзгыятьнең начараюына юнәлтте, бигрәк тә эре мөгезле терлекләр авырулары өлешендә. Ул ассызыклаганча, Татарстанга инфекция кузгатучыларның үтеп керүен булдырмау өчен превентив чаралар комплексы эшләргә кирәк.

Министрның беренче урынбасары хуҗалык җитәкчеләрен һәм шәхси эшмәкәрләрне ветеринария-санитария кагыйдәләрен төгәл үтәргә: терлекләрне тотуның ябык режимын кертергә, биологик яклау чараларын көчәйтергә, транспортны дезинфекцияләргә һәм санитария пропусклары эшен тәэмин итәргә өндәде. Аерым йөкләмә башка регионнардан терлек һәм азык кертүне, шулай ук муниципаль районнар арасында терлекләрнең хәрәкәтен тикшереп торуга кагылды.

Агымдагы эпизоотик вәзгыять һәм кирәкле профилактика чаралары турында шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев һәм Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев сөйләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International