Чүпрәледә кышны озату бәйрәме вакытында ГТО комплексының мобиль мәйданчыгы эшләде

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

Иске Чүпрәле авылының «Чүпрәле» паркында Халыкара хатын-кызлар көненә һәм кышны озатуга багышланган бәйрәм чаралары узды. Җирле иҗат коллективлары катнашында концерт программасы оештырылды. Балалар рәхәтләнеп әйлән-бәйлән уйнадылар, аркан тартыштылар, күңелле эстафеталарда катнаштылар.

Чара кысаларында тест үзәге хезмәткәрләре тарафыннан "Хезмәткә һәм оборонага әзер" комплексы нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International