Чүпрәле районында "Мәктәп футбол лигасы"ның муниципаль этабы дәвам итә

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

Чүпрәле районында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында 2025/2026 сезонының «Мәктәп футбол лигасы»ның чираттагы этабы дәвам итә. Муниципаль ярышларда 2014-2015 елгы яшь спортчылардан торган 4 иң көчле команда очрашты.

14-15 яшьлек укучылар арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе;
2 урын - Зур Аксу урта мәктәбе;
3 урын - Иске Чүпрәле күппрофильле лицее.

Турнирның иң яхшы уенчысы итеп Заббаров Реналь танылды.

Барлык катнашучылар да югары әзерлек дәрәҗәсен, чын спорт рухын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр. Уеннар тәмамлангач, командалар грамоталар белән бүләкләнде.

Футболчыларны һәм аларның остазларын лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Яңа спорт уңышлары һәм киләчәктә якты уеннар телибез.

Моннан тыш, муниципаль этаплар кысаларында яшь спортчылар өчен ГТО мобиль мәйданчыгы эше оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International