Чүпрәле районында Ватанны саклаучылар көненә багышланган митинг узды.
Чүпрәле районында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы митинг узды. Чара Сугышчан һәм Хезмәт Даны Монументы янында узды. Район халкы Бөек Ватан сугышы солдатларын һәм офицерларын, сугышчы-интернационалистларны һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны искә алды.
Митингка сугыш хәрәкәтләре ветераннары, мәктәп укучылары, студентлар, яшь армиячеләр, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм битараф булмаган җирле халык кушылды.
Район Башлыгы Марат Гафаров, митингта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, бәйрәмнең әһәмиятен ассызыклады:
"Бу көнне без Ватаныбыз чикләрен саклаучы геройларыбызны хөрмәтлибез. Бу илебезнең намусын, азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаган, Ватанны саклауны үз һөнәре итеп сайлаган кешеләргә хөрмәт".
Митингта катнашучылар алдында махсус хәрби операция көрәшчесе Фәнис Хәйруллин чыгыш ясады. Ул район башлыгына, якташларына һәм эшмәкәрләргә күрсәткән гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук гуманитар йөкләрне күп тапкырлар китергәне һәм аларны җыюда актив катнашканы өчен «Прогресс» җитәкчесе Евгений Иванцов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары геройларыбызның батырлыклары турында шигырьләр сөйләделәр.
Катнашучылар һәлак булган ватандашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.