5 яшьтән 73 яшькә кадәр: Чүпрәле районында узган «Татарстан чаңгы юлы-2026» чарасы буыннарны берләштерде

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

14 февральдә Иске Чүпрәле авылының чаңгы базасында республика спорт бәйрәме — «Татарстан чаңгы юлы — 2026» массакүләм ярышлары үтте. 1982 елдан бирле үз тарихын алып барган Бөтенроссия «Татарстан чаңгы юлы» ярышының төбәк этабы булган чара, йөзләгән актив тормыш рәвеше яратучыны берләштерде.

Чараның төп максаты – физик культураны популярлаштыру һәм халыкның төрле катламнарын сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү. Стартка профессиональ спортчылар да, яратучылар да чыкты: укучылар, студентлар, район предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре, шулай ук өлкән буын кешеләре. Катнашучылар яшь төркемнәренә бүленгән 1000 метр һәм аннан да артыграк дистанцияләрне үттеләр, бу барлык спортчылар өчен дә тигез шартлар тудырырга мөмкинлек бирде.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән район җитәкчеләре мөрәҗәгать итте.

Алексей Ярухин, Чүпрәле районы Башлыгы урынбасары: 

"Бүгенге чаңгы юлында шулкадәр күп катнашучыларны күрүемә шатмын. Мондый стартлар-ярышлар гына түгел, ә чын спорт һәм бердәмлек бәйрәме. Барыгызга да күңел күтәренкелеге, ярышлардан ләззәт алуыгызны һәм, әлбәттә инде, җиңүегезне телим!"

Айрат Җәлалов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары: 

“Ел саен чаңгыга яшьләр һәм көмеш яшьтәге кешеләр күбрәк кушыла баруы сөенечле. Спорт буыннарны берләштерә, һәм бүген без моны ачык күрәбез. Иң мөһиме - катнашу һәм үзегез белән алып китәчәк уңай хис-кичерешләр".

Руслан Вилданов, яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге башлыгы: 

"Без дистанцияне уңайлы һәм имин узу өчен барлык шартларны тудырырга тырыштык. Катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтәсе һәм оештыручыларга бердәм эшләре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Иң көчлесе җиңсен!"

Иң яшь һәм иң тәҗрибәле чаңгычылар ярышларның аерым кунаклары булды. Уби авылыннан биш яшьлек Валерия Еремеева стартка әнисе һәм абыйсы белән чыкты. Еремеевлар гаиләсе ел саен чаңгы узышларында катнаша һәм берничә тапкыр пьедесталга күтәрелде.

Иң өлкән катнашучы исемен Городище авылыннан 73 яшьлек Александр Бушуев яулады, ул күп еллар мәктәптә яшь хоккейчыларны укыткан һәм үзе дә һәрвакыт чаңгы юлына чыга.

Ярышлар йомгаклары буенча һәр яшь категориясендә җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм истәлекле медальләр белән бүләкләнде.

Моннан тыш, спорт бәйрәме кысаларында ГТО комплексы нормативларын уңышлы үтәгән яшь спортчыларга алтын отличие билгеләре тапшыру тантанасы булды. Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International