Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы башлангычы белән үткәрелеп килүче традицион бәйгедә җиде: Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Яшел Үзән районнарыннан килгән 30 конкурсант көч сынашты.
Әлеге конкурс 2002 елдан бирле ел саен республиканың социаль-икътисади үсешенә, мәдәнияткә, рухияткә, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән хатын-кызларны һәм ир- атларны ачыклау һәм күрсәтү, гаилә институтын ныгыту максатыннан үткәрелә.
Билгеле, гаиләдә төп рольне, әлбәттә, хатын-кыз үти. Хатын-кыз – ул тормыш иптәше, хатын-кыз — әни, хатын-кыз – дәү әни дә. Шуңа да бәйгедә катнашучылар арасында “Хатын-кыз - әни”, “Хатын-кыз - лидер”, “Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият”, Минем һөнәрем - минем язмышым”, “Хатын-кыз - бизнес леди”, “Өченче буын” героинясы”, “Хатын-кыз - ел үрнәге”, Ир-ат - лидер”, “Ир-ат - мәрхәмәтле йөрәк” кебек номинацияләр буенча лаеклылар ачыкланды.
Районыбыз данын исә әлеге күркәм чарада “Туган як” газетасының баш мөхәррире, филиал җитәкчесе Гөлия Фәизова “Минем язмышым–минем һөнәрем” һәм Иске Чүпрәле күппрофильле лицей мөгаллимәсе Вера Портнова “Хатын-кыз–Әни” номинацияләрендә якладылар.
Вера Портнованың гомер юлы балаларга башлангыч белем бирү белән тыгыз бәйләнгән. Моннан тыш, ул районыбызның хөрмәтле һәм батыр уллар үстергән әниләрнең берсе. Бүгенге көндә аның өч улы махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләр. Бәйгедә Вера Ивановнаның Ана буларак, әлеге кичерешләре чагылыш тапты, әниләрнең бөеклеге яктыртылды.
Гөлия Фәизова исә үз чыгышында 30 елга якын хезмәт куйган “Туган як” газетасы редакциясендәге эшчәнлеге белән таныштырды, язмышында журналистика һөнәренең әһәмиятле роль уйнавын ассызыклады. Чыгышларын тәкъдим итүдә аларга иҗат төркемнәре ярдәмгә килде.
Конкурсантларның чыгышлары жюри тарафыннан лаеклы бәяләү тапты һәм алар икесе дә җиңүче исеменә лаек булып, Диплом, бүләкләр алдылар.
Конкурсның финалы, гадәттәгечә Казанда, Татарстан Республикасы Рәисе катнашында, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узачак.