Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында яшәүче Мәсумә Шарафетдин кызы 94 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

Мәсумә апаның бүген 8 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.

Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында яшәүче Мәсумә Шарафетдин кызы 2026 елның 10 февралендә 94 яшен билгеләп үтә. Юбилярга РФ Президенты В.В. Путиннан котлаулар, чәчәкләр, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк пакет-җыелмасы тапшырылды.

ТР Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин күңелле миссия башкарды. Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәткуллин белән бергә алар юбилярның өендә булдылар, сәламәтлек, озын гомер, туганнарының һәм якыннарының игътибарын тоеп яшәвен теләделәр.
Мәсумә Шәрәфетдин кызы Азмуханова гомер буе Зур Чынлы авылында колхозда яши һәм эшли. Бригадада эшли, төрле эшләр башкари. Җәй көне шикәр чөгендерен утауда эшли. Ел саен аларга өчәр гектар шикәр чөгендере бирәләр. Мәсумә апаның балалары үсә башлагач, алар да әниләре белән бергә шикәр чөгендере утауда эшлиләр. Ә көзен чистарталар һәм дәүләткә тапшыралар.

Мәсумә апа ире Әмир белән бәхетле гомер кичереп, җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Мәсүмә апага үз гомерендә бәхетле мизгелләр генә түгел, кайгы-хәсрәт тә кичерергә туры килә, ике баласын җирли. Моннан 40 ел элек аңа ирен дә күмәргә туры килгән.

Мәсумә апаның барлык балалары да күптән инде гаилә корганнар, төрле җирләрдә яшиләр. Бүген аның ике улы гаиләләре белән Ульяновск шәһәрендә, икенчеләре Буада һәм Чиләбедә, ә бер кызы Иске Кәкерле авылында яши. Барлык балалар да еш кына әниләренә кунакка килергә тырышалар.

Бүгенге көндә Мәсумә апа Иске Кәкерле авылында яшәүче кызы Зөлфия һәм кияве Абдулла тәрбиясендә. Җәй көне балалар әниләре белән Зур Чынлы авылына барырга тырышалар һәм әтиләренең йортына кунакка баралар.

Мәсумә апа, олы яшьтә булуына карамастан, барысын да вак-төяккә кадәр хәтерли, хәтере яхшы, догалар укый.

Мәсумә апаның бүген 8 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International