2026 елның 11 февраленә ашыгыч кисәтү

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2026 елның 11 февралендә 02 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2026 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә көнчыгышта урыны белән һава температурасы -25...-26˚ кадәр төшәчәк, көндез урыны белән 15 м/с тизлектәге көчле җил булуы көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәш итә:

Түбән температура булганда

Салкыннан һәм туңудан саклану өчен, кирәк булмаса урамга чыкмаска, балалар, йорт хайваннарын урамда озак тотмаска һәм ерак сәяхәтләрдән тыелырга кирәк. Мөмкин булса, табигатьтә озак йөрүдән баш тартыгыз.

Туңу куркынычының төп факторлары булып: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь исереклеге, шулай ук хәлсезлек һәм артык арыганлык тора. Салкыннан саклану өчен катламлы киенегез – катламнар арасындагы һава җылылыкны саклый; йон оекбаш киегез – ул дымны сеңдерә, аякларны коры тота. Җылы бияләйләр, баш киеме һәм шарфсыз салкынга чыкмагыз, даими актив хәрәкәт мөһим.

Көчле салкыннарда еракка йөрмәү һәм сәяхәт итмәү яхшырак. Юл-транспорт һәлакәтләре, автомобиль механизмнарында кинәт килеп чыккан төзексезлек кискен арта. Машина йөртүчеләргә дә үз куркынычсызлыгын истә тотарга кирәк: сезон буенча киенергә, җылы өс һәм аяк киеме турында онытмаска, кайнар чәй запасы булдырырга,  мөмкин кадәр ягулык запасы булырга тиеш.

Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

Кискен туктарга ярамый, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү сорала. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү өчен тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк.

Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәр чыгулардан баш тартыгыз.

Туңганда беренче ярдәм:

Әгәр дә артык өшегән булсагыз - тиешенчә җылыныгыз, җылы бүлмәдә берничә сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр дә туңу булса, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез. Әгәр дә медицина ярдәме булмаса, җиңелчә яки көчле туңу булганда нәрсә эшләргә?

- Зыян күрүчегә яңадан башка кием кидерегез. Юеш киемнәрен салдырыгыз һәм аны җылы одеял белән төрегез. Зыян күргән тән өлешләренә кагылмагыз!

- Җылы суда җылытыгыз, су температурасы 40-42 градус  булырга тиеш,  әгәр термометр булмаса, терсәк белән су температурасын билгеләгез. Терсәгегез пешмәсә - температура яхшы. Туңган  урынны суга куегыз һәм тире алсу төскә кергәнче, сизгерлек кайтканчы тотыгыз. Зыян күргән участок савытка бәрелергә тиеш түгел. Әгәр дә битегез яки колакларыгыз туңса, йомшак тукыма белән җылы компресс куегыз.

- Киптерегез һәм төрегез.Зарарланган урынны чиста материал белән урагыз. Әгәр бу аяк яки кул икән, һәр бармакны урарга яки мамык тампоннарны бармаклар арасына куярга кирәк, шул рәвешле киптерергә. Инфекция зарарланган тире аша үтеп кермәскә тиеш.

- Җитәрлек күләмдә, алькогольдән башка, җылы эчемлекләр эчерегез.  Бу нормаль тән температурасын тотарга  һәм кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр дә көчле җил вакытында сез урамда калсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында тормаска, шулай ук алар янында автотранспорт куярга да ярамый, җил белән өзелгән агач ботаклары зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч.

6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм декор элементлары тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Нинди генә очракта да сез һәрвакыт «112» бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International