2026 елның 6 февралендә Чүпрәле муниципаль районында кызлар арасында республика «Мәктәп Волейбол Лигасы»ның муниципаль этабы узды.
Яшь спортчыларга сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Газинур Халиуллин һәм мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютов мөрәҗәгать иттеләр. Алар командаларга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм көчле спорт көрәше теләделәр.
Турнирда җиңү өчен 13 мәктәп командасы көрәште. Финал матчлары " Чемпион" физкультура-спорт комплексында узды.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча чемпион титулын Иске Шәйморза урта мәктәбе командасы яулады. 1нче санлы Иске Чүпрәле мәктәбе волейболчылары көмеш медаль ияләре булдылар. Бронза медальләр - Шланга урта мәктәбе укучыларында.
Фәрит Садыйков һәм Радик Якупов намуслы хөкемдарлык иткәннәре өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Чара кысаларында шулай ук ГТО нормативларын тапшыру өчен мобиль мәйданчык эшләде.
Ярышларның чираттагы зона этабында чыгыш ясау хокукына Чүпрәле районыннан җиңүче команда - Иске Шәйморза урта мәктәбе кызлары ия булды.