Казан шәһәренең Совет районында 180 артык яшел үсентене, шул исәптән «Лебяжье» махсус сакланылучы табигый территориясе чикләрендә законсыз кисү башкарылган, дип билгеләнгән/
Агач кисү нәтиҗәсендә китерелгән зыян 8 млн. сумнан артык тәшкил иткән.
Табигатьне саклау прокуратурасын тикшерү материаллары гаепле затларны җинаять эзәрлекләве турындагы мәсьәләне хәл итү өчен алдан тикшерү органына җибәрелгән.
Аларны карау нәтиҗәләре буенча РФ Җинаять кодексының 260 маддәсенең 3 өлеше буенча (аеруча зур күләмдә урман утыртмаларын законсыз кисү) җинаять эше кузгатылган һәм тикшерелә.