Район мәдәният йортында шахмат буенча “Буыннар бәйләнеше” республика турнирының муниципаль этабы узды.
Кешелек тарафыннан уйлап табылган спортка, фәнгә һәм сәнгатькә якын бер уен бар. Ул – шахмат. Әлеге уен хәтерне һәм игътибарны, зирәклекне һәм математик сәләтләрне, логиканы һәм фантазияне үстерә, ихтыяр көчен, тапкырлыкны, характерны, тырышлыкны тәрбияли, сәламәт яшәү рәвешен ныгытуга ярдәм итә.
Безнең районда пенсионерлар арасында төрле спорт ярышлары уздыру матур традициягә әйләнде. Өлкән буын кешеләре өчен бу үзләрен сынап карау гына түгел, ә очрашу, сөйләшү һәм яңалыклар белән уртаклашу өчен сәбәп тә булып тора.
Турнирда катнашучыларны райондагы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов, РФ Пенсия фондының Чүпрәле районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Роза Гафарова, Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Дилүзә Азизова сәламләделәр, турнирда уңышлар теләделәр.
Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Афанасьевлар гаиләсе командасы призлы беренче урынны яулады. Алар Буа шәһәрендә узачак турнирның зона этабында районыбыз данын яклаячак. Турнирның иң яшь катнашучы дип Артем Афанасьев танылды.
Барлык призерлар да Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Грамоталары һәм истәлекле бүләкләренә лаек булдылар. Шулай ук әлеге турнирның судьясы Ханбик Камаловка да истәлекле бүләк тапшырылды.
Ханбик Камалов, турнирның судьясы, Иске Чүпрәле авылы:
–Шахмат белән шөгыльләнү кешене төрле яктан үстерә, акыл сәләтен, хәтерне ныгыта, түземлеккә өйрәтә. Әлеге спорт төрен өлкәннәр генә түгел, яшь буын үз итсен иде, дигән теләктә мин.