Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының алтынчы утырышы чакырыла

2026 елның 6 феврале, җомга

          Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2026 елның 5 февралендәге 2 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының алтынчы утырышы чакырыла.
          Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелә:
         1) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен бирү турында.
         2) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Зур Аксу авыл җирлегенең Генераль планын раслау турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2022 елның 14 декабрендәге 23/5 номерлы карарының үз көчен югалтуын тану хакында.
         3) Төрле.
         Район Советы утырышы 2026 елның 11 февралендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International