Эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Рәшид улы Баксиков Чүпрәле районында булды.
Сәфәрнең төп максаты-ведомствоара хезмәттәшлекне ныгыту, халыкны социаль яклау системасын камилләштерү һәм социаль өлкәдә яңа бурычлар кую.
Визит кысаларында Рәсим Баксиков шулай ук Иске Чүпрәле күппрофильле лицеенда булды. Россия Герое педагоглар һәм укучылар белән аралашты, шулай ук уку йортының волонтерлык эшчәнлеге белән танышты, яшьләр арасында гражданлык җаваплылыгы һәм патриотизм тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады.
Рәсим Рәшит улы Баксиков Казан танк училищесын тәмамлаган. 2022 елдан махсус хәрби операция зонасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашты. Күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Россия Федерациясе Герое дигән югары исемгә лаек була.
2025 елның 25 сентябреннән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары вазыйфасын башкара, хәрби тәҗрибәсен гражданлык өлкәсендә җаваплы эш белән берләштерә.