«Минем бизнес» үзәге махсус хәрби операция ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын эшмәкәрлеккә өйрәтү программасында катнашырга чакыра

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Минем бизнес» үзәге Татарстан Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында махсус хәрби операция ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын эшмәкәрлеккә өйрәтү программасына гаризалар кабул итә башлый.

«Минем бизнес» үзәге Татарстан Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында махсус хәрби операция ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын эшмәкәрлеккә өйрәтү программасына гаризалар кабул итә башлый.

Экспертлар бизнесны нульдән ачу турында сөйләячәк. Бизнес-процессларны оештыру мөһим тема була: персонал эзләү һәм сайлау, продукцияне сату базарларын киңәйтү һәм алга этәрү каналларын куллану.

Укыту шулай ук шәхси эшмәкәрлек яисә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять ачу, салым салу режимын сайлау, товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне нәтиҗәле сату, сата торган сайтлар булдыру, клиентлар белән эшләү һәм бизнес өчен хезмәткәрләр эзләү процессларын үз эченә ала, бу исә булачак эшмәкәрләрне комплекслы әзерләүне тәэмин итә.

Укулар 15-16 мартта түбәндәге адрес буенча узачак:

Казан, Ямашев пр., 1, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалы.

Укыту программасына гаризаны https://svobizness.ru/ сайтында бирергә мөмкин

Телеграмда Минем бизнес | Республика Татарстан каналын күзәтегез (https://t.me/dom_pred_fpp_rt), шулай ук безне «Дзен»да укыгыз (https://dzen.ru/dom_pred)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International