Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Шәйморза авылыннан Харис Халитовны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

2025 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында яшәүче Харис Шаһи улы Халитовка 90 яшь тулды.

Матур традиция буенча Харис Шаһи улы Халитовны әлеге истәлекле вакыйга белән Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мөхитова котладылар.

Рөстәм Искәндәр улы үзенең мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, мондый юбилейлар юбилярның үзе өчен генә түгел, ә бөтен район өчен мөһим вакыйга. Ул Харис Шаһи улына җәмгыять файдасына күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерде, аның район, туган авыл үсешенә керткән зур өлешен ассызыклады.

Кунаклар юбилярга котлау открыткасы, Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.

Харис Шаһи улы-Иске Шәйморза авылы егете. Аның бөтен гомере туган авылында уза. Гаиләдә алар дүрт бала, Харис абый өченче бала. 6 нчы сыйныфны тәмамлагач, ул үз авылындагы МТСка китә. Ул вакытта әле Иске Шәйморза авылы Буденово районының үзәге булган.

МТСта ул токарьлыкка укыган, токарь өйрәнчеге булып эшләгән. МТСта эшләгәндә ул кичке мәктәптә 8 сыйныфны тәмамлаган. Соңыннан армиядә өч ел Германиядә хезмәт итә. Армиядән соң туган авылына кире кайта һәм авылдан бүтән китми.

МТСта электр-газ белән эретеп ябыштыручы, токарь булып эшли. 1967 елдан башлап район кулланучылар берлегендә шофер-экспедитор булып эшли башлый. Ул район авылларына төрле азык-төлек ташый. Район кулланучылар берлегендә ул 1995 елга кадәр, пенсиягә чыкканчы эшли. Харис абый хезмәт ветераны, күпьеллык хезмәте өчен күп грамоталары, Рәхмәт хатлары бар.

Хатыны Радия апа белән өч бала үстерәләр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше инде исән түгел. Харис абый бүген улы Наил һәм килене Гүзәл белән яши.

Харис абыйның 4 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар, оныгы Алмаз махсус хәрби операциядә катнашкан, хәзерге вакытта яраланганнан соң тернәкләнә.

Харис абый туксан яшендә дә үзенең үрнәге белән барысын да рухландыруын дәвам итә. Ул яшәү көчен һәм энергиясен югалтмый, актив рәвештә сәламәт яшәү рәвеше алып бара, өй мәшәкатьләрен мөстәкыйль рәвештә башкара.

Харис Шаһи улы, сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сәламәтлек, бәхет, озын гомер, якыннарыгызның һәм кадерле кешеләрегезнең яратып яшәвен телибез. Һәр көн шатлык, яңа ачышлар һәм кызыклы вакыйгалар белән тулы булсын, ә рух һәм физик көч сезне беркайчан да ташламасын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International