Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында яшәүче Зиннәтбану Миргалим кызы Хәлиуллина 2025 елның 25 февралендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу көнне Зиннәтбану Хәлиуллина Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мөхитовадан җылы котлау сүзләре кабул итте.
Кунаклар юбилярга Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.
Зиннәтбану Миргалим кызы 1935 елның 25 февралендә туа. Ул күп балалы гаиләдә туып үскән. Балачагы һәм яшьлеге сугыш һәм сугыштан соңгы елларда уза. Сугыш башланганда аңа әле 6 яшь тә булмаган.
Иске Шәйморза мәктәбендә 7 сыйныф укып, эшкә керешә. Мәктәптән соң типографиядә эшли башлый. Ул вакытта Иске Шәйморза авылы Буденово районының үзәге була. Ул чакта «Буденовец» газетасы чыгарыла, газета татар һәм рус телләрендә чыга.
Зиннәтбану апаны рус газетасына наборщик итеп билгеләделәр. Ул чакта наборщикларга көннәр буе кулдан пинцет белән газета мәкаләсенең хәрефләрен җыярга туры килә иде. Ул беренче вакытта рус телендә хәрефләр җыярга бик курыкканын, хаталар ясармын дип курыкканын искә төшерә. Ләкин тора-бара ул бу эшне өйрәнә, ярата башлый.
Ә 1959 елда Буденово районы беткәч, аңа колхозга эшкә барырга туры килә. Зиннәтбану апа кечкенәдән авыл эшенә өйрәнгән, күп еллар туган колхозы, районы хакына хезмәт иткән.
Һәр елны җәй көне шикәр чөгендерен утауда эшләгәннәр, ә көзен үзләре үк чөгендерне җыеп чистартканнар, моның өчен акча шикәр комы алганнар.
Ул чакта колхоз шикәр чөгендерен күп чәчте. Без бөтен гаиләбез белән, балалар белән кырда, шикәр чөгендерен утауда эшләдек. 5әр гектар бирәләр иде, бөтен эш кулдан эшләнде, көзен кулдан җыеп, кагатларга чистартып, аннары үзебез үк машиналарга төи идек, - дип искә ала узган елларны юбилярша.
Авылдашы Тимерша абыйга кияүгә чыга. Ул гармунчы була, колхозда эшли. Ире белән бергә алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Зиннәтбану апага бу тормышта кайгы-хәсрәт тә, бәхет тә кичерергә туры килә, аңа вакытыннан алда ике баласын, ирен җирләргә туры килә.
Зиннәтбану апа беркайчан да эшсез утырмады, ул һәрвакыт хәрәкәттә булды. Ел саен ул бәрәңге утырта, бакчасында помидор да, кыяр да, башка яшелчә һәм җиләк-җимешләр дә үстерә.
Узган ел кабак та чәчтем, «Бер машина кабак җыйдык», - дип искә ала Зиннәтбану апа.
Бүгенге көндә Зиннәтбану апа өйдә ялгызы гына яши. Аңа балалары, туганнары, күршеләре ярдәм итә. Аның балалары еш кына әниләре янына килә, «Минем көн балаларның шалтыратуыннан башлана, алар көн саен берничә тапкыр шалтырата, минем сәламәтлегем турында сорашалар, - ди ул.
— Быел кар аз әле, Бакчамда зур чан бар, ел саен көрәк белән үзем кар тутыра идем, ә быел өлгермәдем, әлегә кар юк, - дип сөйли Зиннәтбану апа.
Язмышының барлык сынауларын кичереп чыгу һәм шул олы яшькә кадәр яшәү өчен аңа хезмәт сөючәнлеге ярдәм иткән. Зиннәтбану апа әйтмешли, ул беркайчан да көнләшмәде, тормышка сөенде, кешеләргә булышты, хәзер дә акыллы киңәшләре белән балаларына, оныкларына булыша.
Бүгенге көндә Зиннәтбану апаның 9 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар.
Юбилей көнендә дә аның янына оныклары, балалары, туганнары килде, алар аны юбилее белән котладылар, аңа зур рәхмәт сүзләре җиткерделәр, сәламәтлек, бәхет һәм югалмас энергия теләделәр.
Юбилярга киләчәктә сәламәтлеге какшамасын, тормыш сөючәнлеге һәм оптимизмы беркайчан да бетмәсен, ә якыннары үзләренең кайгыртулары һәм игътибарлары белән сөендерсен дип телибез.