Чүпрәле муниципаль районы Советы карары белән Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы үсешенә зур хезмәтләре һәм зур шәхси өлеше өчен «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме :
— Гайзатуллин Ринат Рауф улына — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатына;
—Музыкантов Анатолий Николаевичка — хезмәт ветеранына;
— Романов Николай Федоровичка — хезмәт ветеранына;
— Зарипов Корбангали Хәсият улына— хезмәт ветеранына бирелде.
Бүген, 2025 елның 19 февралендә, Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов Корбангали Хасият улы Зариповка әлеге билгене өенә барып тапшырды. Казанышлары өчен рәхмәт белдерде, ихлас теләкләр теләде.
Корбангали Хәсият улы Чепкас Илмәт авылында туып үсә. Ул бөтен гомерен туган Чүпрәле районына багышлый.
Ул хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагында ветеринария табибы, авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы буларак башлый. 1988-2009 елларда-ТР Чүпрәле районы 90 нчы һөнәр училищесы директоры вазифасын башкара.
«Мәгарифтәге казанышлары өчен» медальләре белән бүләкләнә. «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Чүпрәле районы төзелүгә 90 ел» медальләре иясе. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Элегрәк бүләкләр Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының йомгаклау сессиясендә тапшырылган иде.