Акция Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында үткәрелә.
Татарстанда, шул исәптән Татарстан Республикасының Чүпрәле районында, Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Әти, әни, Мин-ГТО гаиләсе» республика онлайн – акциясе старт ала.
Исегезгә төшерәбез, ВФСК ГТО «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
«Әти, әни, Мин – ГТО гаиләсе» республика онлайн акциясе ГТО хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан Ватанны саклаучыларны популярлаштыру буенча видеороликлар конкурсы. Видеороликта үз гаиләңдәге Ватанны саклаучылар турында сөйләргә кирәк. Акция барлык муниципаль берәмлекләрдә 2025 елның 20 февраленнән 28 мартына кадәр үткәрелә: муниципаль этап – 20 февральдән 20 мартка кадәр, республика этабы 20 марттан 28 мартка кадәр бара.
Акциядә катнашырга теләүчеләр акциянең муниципаль этабында катнашу өчен видеоларын ватсап буенча 89270387410 номерына җибәрә алалар. Районнан иң яхшы видеоролик Конкурсның оештыру комитетына акциянең республика этабында катнашу өчен җибәреләчәк. Ул ВКонтактеда районның ГТО рәсми битендә басылачак.
Видеороликларга таләпләр:
- видеоролик конкурс шартларын үтәргә һәм гомуми дәвамлылыгы 1 минуттан артмаска тиеш;
- видеороликта иң күбе 2 катнашучы катнаша ала;
- видеороликта ГТО символикасы төшерелгән элементлар булырга тиеш.
Килеп туган сорауларны ГТО тестлаштыру үзәгенә мөрәҗәгать итеп яки 2-20-51 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.