Рөстәм Миңнеханов ветераннар һәм хәрби операциядә катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасын эшләтеп җибәрү турында хәбәр итте

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Кадерле татарстанлылар, Ватанны саклаучыларыбыз!

Махсус хәрби операция зонасында бүген меңләгән татарстанлы, хәрби бурычын намус белән үтәп, Ватаныбызның иминлеген фидакарьләрчә саклый, илебез киләчәге өчен көрәшә.

Сезнең ватанпәрвәрлек, каһарманлык һәм кыюлык кебек сыйфатларыгыз – барыбыз өчен үрнәк.  Һичшиксез, тиңдәшсез тәҗрибәгез, белемегез һәм күнекмәләрегез киләчәктә дә дәүләт дәрәҗәсендә иң әһәмиятле бурычларны хәл иткәндә файдаланылырга тиеш.

Ватанны саклаучылар елында 18 февральдә без махсус хәрби операция ветераннары һәм анда катнашучылар өчен «Батырлар. Герои Татарстана» программасын гамәлгә кертәбез. Ул илебез Президенты кушуы буенча эшләнгән «Время героев» («Батырлар заманы») федераль программасына нигезләнгән. Әлеге программаның максаты – дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка даирәләрдә вазыйфалар башкару өчен көчле җитәкчеләр командасын булдыру, аларга әзерлек бирү. Барлык мәгълүмат https://batyrlar-rt.ru интернет-сайтында урнаштырылган.

Хөрмәтле махсус хәрби операция ветераннары һәм анда катнашучылар! Республикабызның, илебезнең үсеше һәм алгарышы хакына сезнең җитәкчелек сәләтегезне һәм лидерлык сыйфатларыгызны ачуга юнәлтелгән «Батырлар. Герои Татарстана» программасында актив катнашырсыз дип ышанам. 

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International