Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Яңа Кәкерле авылында яшәүче Әмирҗан Багаутдинов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Бүген, 2025 елның 18 февралендә, Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылында яшәүче Әмирҗан Таһир улы Багаутдинов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне юбиляр Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәмәтҗанов, Советлар Союзы Герое Алимов Зариф Закир улы исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем мәктәбе директоры Шамил Абдрахманов исеменнән җылы котлау сүзләре кабул итте. Кунаклар юбилярга Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау открыткасы, бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.

Әмирҗан Таһир улы Яңа Кәкерле авылында туып үскән. Юбилярның балачагы сугыш елларында уза, сугыштан соңгы елларда да аңа җиңел булмый. Әмирҗан Таһир улы билгеләп үткәнчә, 90 елның 82 елы туган авылында узган.

Яңа Кәкерле мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлый, аннары урта белемне Иске Чүпрәле мәктәбендә ала. Мәктәпне тәмамлагач ук армия сафларына чакыралар. Ул өч ел Новосибирскида хезмәт итә. Армиядән соң туган авылына кайта. Ул вакытта авылда ярлылык хөкем сөргән, беренче чиратта йортны яңартырга, агач материаллары булдырырга, ә моның өчен акча кирәк. Авылда андый акча эшләп булмый...

Әмирҗан Таһир улы мәктәптә бик яхшы укый, армиядән соң да укуын дәвам итмәкче була, ләкин уку урынына акча эшләргә китәргә туры килә. Ул шахтада эшли. Анда акча туплый, авылга кайткач, башта өй өчен бүрәнәләр, аннары башка материаллар сатып ала, йортны төзеп бетерә.

Шахтада эшләгәндә өйләнә. Хатыны Глира Сирач кызы Яңа Чүпрәле авылында туган, ул вакытта мәктәптә эшләгән. Шахтада эшләгәндә Әмирҗан Таһир улы читтән торып, Томск институтына укырга керә. Ә өйләнгәч, хатыны белән киңәшеп, Алабуга педагогия институтының физика һәм математика факультетында укуын дәвам итә.

Алар хатыны белән туган авылларына кайтып, Яңа Кәкерле мәктәбендә эшли башлыйлар. Глира Сирач кызы – математика, Әмирҗан Таһир улы физика фәненнән белем бирә.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, бу гаҗәеп гаилә инде 60 елдан артык мәхәббәт–татулыкта яши, тормыштагы, эштәге кыенлыкларга карамастан, алар бер–берсенә карата ихтирам һәм ышаныч саклап кала алганнар. Алар гомер буе бер–берсенә ярдәм итеп, бер–берсен тулыландырып яшәделәр, икесе дә бер коллективта эшләделәр, үсеп килүче буынны тәрбияләделәр.

Әмирҗан Таһир улының 46 ел стажы бар, шуның 38 елын мәктәптә физика укыткан. Лаеклы ялга чыккач, авыл аксакаллары аны мәчет мулласы итеп сайлыйлар. Әмирҗан Таһир улы гомер буе бал кортлары тоткан, бүген дә бал кортларын үзе карый; бакчаларында грушалар, алмагачлар, виноградлар, яшелчәләр үсә.

Әмирҗан Таһир улы Глира Сирач кызы белән өч ул тәрбияләп үстерәләр, барысына да югары белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга булышалар, лаеклы тәрбия бирәләр.

Әмирҗан Таһир улы һәм Глира Сирач кызы – авылда хөрмәтле укытучылар, кадерле әти–әни, әби–бабай.

Бүгенге көндә Әмирҗан Таһир улы белән Глира Сирач кызының дүрт оныгы һәм оныкчыгы бар.

Юбилей көнендә балалары, оныклары килгән, алар әтиләрен һәм бабаларын юбилей белән котладылар, аңа зур рәхмәт сүзләре җиткерделәр, сәламәтлек, бәхет һәм бетмәс-төкәнмәс энергия теләделәр.

Юбилярга киләчәктә сәламәтлеге какшамасын, тормыш сөючәнлеге һәм оптимизмы беркайчан да югалмасын, ә якыннары үзләренең кайгыртучанлыклары һәм игътибарлары белән сөендереп яшәсеннәр, дип телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International