Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Россия Президенты В.В. Путин «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медален гамәлгә куйды.
Бүген, 2025 елның 12 февралендә, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров Чуаш Чүпрәле авылы тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды.
Кызганычка каршы, районыбызда сугыш ветераннары бүтән юк инде. Тыл хезмәтчәннәре-ул чор вакыйгаларының бердәнбер шаһитлары, алар үзләренең авыр хезмәтләре белән җиңүгә ирештеләр һәм илне торгыздылар.
Район Башлыгы Марат Гафаров Чуаш Чүпрәле авылында Мария Петровна Шуркина янында булды, аңа быел 104 яшь тула. Шулай ук Мария Степановна Сачкова, аңа шушы көннәрдә 95 яшь тулачак һәм Олимпиада Алексеевна Колпакова янында булды, аңа 97 яшь.
– Быел без мөһим датаны – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Илебезнең һәр кешесе өчен әһәмиятле булган юбилей Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән, тылдагы батырлыклары белән Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән ата-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерә. Җиңүчеләр буыны без бәхетле һәм имин яшәсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгән. Без сезнең хезмәт батырлыкларыгыз белән горурланабыз. Сәламәт булыгыз, балаларыгызны, оныкларыгызны һәм оныкчыкларыгызны озак-озак сөендереп яшәгез, - диде бүләкләр тапшырганда район Башлыгы Марат Гафаров.