Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Кече Аксу авылында яшәүче Александра Дмитриевна Быкова 2025 елның 9 февралендә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу көнне Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухиннан, Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Артем Солдатовтан җылы котлау сүзләре кабул итте. Кунаклар юбилярга Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.
Александра Дмитриевна тумышы белән Иске Чәке авылыннан. Ул күп балалы гаиләдә туган, биш бала арасында ул икенче бала булган. Балачагы һәм яшьлеге сугыш һәм сугыштан соңгы елларда уза. Сугыш башланганда аңа әле 6 яшь тә булмаган. Аның әтисе Дмитрий Павлович Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм ветеран булган, әнисе Ефросинья Тимофеевна. Александра Дмитриевнаның әтисе һәм әнисе гомер буе туган колхозда хезмәт иткәннәр. Юбилярның үзенә дә кечкенәдән туган колхозы, районы хакына хезмәт итәргә туры килә. Аңа кайда гына эшләргә туры килми. Кырда да эшли ул, урманда да эшләргә туры килә, утын, печән хәзерләүдә, колхозда төрле эшләрдә эшли.
Александра Дмитриевнаның әтисе сугыштан исән кайткан, әнисе 59 яшендә үлгән.
Ул үзенең авылдашы Николай Федоровичка кияүгә чыга, кызлары Нина дөяга килә. Кызганычка каршы, Александра Дмитриевнаның ире иртә үлә. Александра Дмитриевна бүтән гаилә төземи, ире үлгәч, әтисе йортына кире кайта, әтисе һәм кызы белән яши башлый. Хуҗалыкта алар сыер да, бозаулар да, дуңгызлар да тотканнар, бакчалары да зур булган.
Менә 17 ел инде Александра Дмитриевна кызы Нина Николаевна һәм кияве Василий Петрович Кадушкиннар гаиләсе белән Кече Аксу авылында яши. Кызы семьясына ул сәламәтлеге какшагач күчеп килә, Александра Дмитриевнаның күзләре зәгыйфьләнә һәм аяклары авырта башлый.
Юбилярның кызы Нина Николаевна билгеләп үткәнчә, аның әнисе бик тырыш булган, ул беркайчан да эшсез утырмаган, бик кайгыртучан булган, кечкенәдән үк кызын да эшкә өйрәткән.
Ул әтисен бик карый иде, бабай аңа бик рәхмәтле иде. Ул мине дә кечкенәдән үк эшкә өйрәтте. Без, бөтен эшне аның белән бергә эшләргә тырыштык. Мин әниемә бабай белән мине кайгыртуы өчен бик рәхмәтле, ул хәзер дә барыбызга да киңәшләре белән ярдәм итә. Балаларым да-аның оныклары һәм оныкчыклары әнине, әбиләрен бик яраталар, - ди юбилярның кызы Нина Николаевна.
Бүгенге көндә Александра Дмитриевнаның 3 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар.
Юбилей көнендә дә аның янына оныклары Һәм оныкчыклары, туганнары килде, аны юбилее белән котладылар, аңа зур рәхмәт сүзләре җиткерделәр, сәламәтлек, бәхет һәм бетмәс-төкәнмәс энергия теләделәр.
Юбилярга сәламәтлеге какшамасын, тормыш сөючәнлеге һәм оптимизмы беркайчан да югалмасын, ә якыннары үзләренең кайгыртулары һәм игътибарлары белән сөендереп торсыннар дип телибез.