Чара “Хезмәткә һәм оборонага әзер” кышкы фестивале кысаларында оештырылды.
2024 елның 13 декабрендә «Алтын» универсаль спорт залы һәм «Акчарлак» йөзү бассейны базасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестивале узды. Анда Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы белем бирү учреждениеләренең 11 сыйныф укучылары катнашты.
Фестиваль барышында 11 класс укучылары 6 баскыч сынау (тест) нормативларын үтәделәр.
Фестивальдә катнашучыларны Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов җылы сәламләде. Ул барлык укучыларга уңышлар теләде һәм ГТОның «алтын», «көмеш» һәм «бронзо» билгесе ВУЗларга һәм ССУЗларга кергәндә БДИ нәтиҗәләренә баллар өстәячәген билгеләп үтте.
Чараның тантаналы өлешендә ГТО комплексының алтын отличие билгеләре ияләрен бүләкләделәр.
Отличие билгесе алу өчен тиешле нормативларны уңышлы үтәгән катнашучыларны «ГТОның алтын билгесе», «ГТОның көмеш билгесе», «ГТОның бронза билгесе» белән бүләклиләр.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты «Демография» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.