ГТО комплексы «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты «Демография» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
2024 елның 13 декабрендә «Алтын» универсаль спорт залы һәм «Акчарлак» йөзү бассейны базасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестивале узды. Анда Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы белем бирү учреждениеләренең 11 сыйныф укучылары катнашты.
Чараның тантаналы өлешендә ГТО комплексының алтын отличие билгеләре ияләрен бүләкләделәр.
ГТОның алтын билгеләре 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Вадим Ильинга һәм Иске Чүпрәле күппрофильле лицей укучысы Нурсилә Садыйковага тапшырылды.