“Йөрәгемдә игелек”: сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшь талантлар иҗади сәләтләре белән гаҗәпләндерде

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Шатлык һәм күңел ачу атмосферасында балалар күңелләрендә онытылмас эз калдырган бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.

10 декабрьдә Чүпрәле районында яшь талантларның чиксез иҗатына багышланган «Йөрәгемдә игелек» исемле фестиваль узды.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бу уникаль вакыйга Чүпрәле муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды.

Яшь талантлар үзләренең иҗади сәләтләре белән барысын да гаҗәпләндерделәр: алар дәртләнеп табышмакларны чиштеләр, шигырьләр укыдылар, көйләр астында кабатланмас вокаль номерлар бүләк иттеләр. Шатлык һәм күңел ачу атмосферасында балалар күңелләрендә онытылмас эз калдырган бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.

Фестивальдә хөрмәтле кунаклар: Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Лилия Рәкыйпова катнашты.

Чара азагында барлык балаларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар, һәм, әлбәттә, шатланып Яңа ел бәйрәмнәренә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International