Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2024 елның 5 декабрендәге 39 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының кырык беренче утырышы чакырыла.
Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелә:
1) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
2) 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында.
3) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Шәйморза авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш Кагыйдәләрен раслау турында.
4) 2025 елга Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының эш планын раслау турында.
5) Төрле.
Район Советы утырышы 2024 елның 13 декабрендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.