Техникумда “ГТО - сәламәтлеккә юл” акциясе

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

2024 елның 3 декабреннән 4 декабренә кадәр “Алтын” спорт комплексы базасында Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентлары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура - спорт комплексының “ГТО - сәламәтлеккә юл” муниципаль акциясе узды. Акциядә техникумның 14-15 яшьлек студентлары катнашты. Студентлар түбәндәге төрләр буенча 5 баскыч сынау (тест) нормативларын үтәделәр: 3х10 м челнок йөгереше, биек перекладинада тартылу, идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, урыннан озынлыкка сикерү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү. Акциядә катнашучыларның барысы да барлык сынауларны лаеклы үтәделәр, аларга укуда һәм спортта уңышлар телибез.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты “Демография” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International