Татарстанлылар «Ты в игре» конкурсында катнаша ала
Үзегезнең спорт инициативасы турында бөтен илгә белдерергә телисезме?
«Ты в игре» конкурсы сезне көтә
Бөтенроссия спорт проектлары конкурсының бишенче юбилей сезонына гаризалар кабул итү башланды.
Номинацияләр буенча җиңүчеләр 300 мең сум, ә иң яхшы идея - 1 млн. сум алачак.
Конкурс турында тулырак - тывигре.рф сайтында.
Конкурс «Демография» илкүләм проектының «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Аның максаты - кызыклы спорт идеяләренә ярдәм итү һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерү.
Спорт энтузиастлары өчен конкурста катнашу-үз инициативалары турында бөтен илгә белдерү, күбрәк кешене җәлеп итү һәм үсеш өчен көчле импульс алу өчен менә дигән мөмкинлек.
Узган конкурста беренче урынны Татарстаннан Юрий Белоусов исемендәге Региональ туристик фестиваль алды - ел саен Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелә торган ярышлар, күңел ачу, мастер-класслар һәм башка актив чаралар белән ике көнлек зур туристик бәйрәм. Анда бөтен Татарстаннан йөзләгән кеше килә, ә катнашу бөтенләй бушлай. Слетны бик яраталар һәм ел саен көтәләр, шуңа күрә бу проектның халык тарафыннан тавыш биреп җиңүе гаҗәп түгел - аны бөтен республика хуплады!
Гариза бирү өчен тывигре.рф сайтында форма тутырырга кирәк.
Гаризалар 2025 елның 14 мартында кабул ителәчәк. Ярымфиналчыларны игълан итү-2025 елның 28 мартында. Халык тарафыннан тавыш бирү-2025 елның 28 мартыннан 5 маена кадәр.