“Яңа елга ГТО белән – ГТО теләкләрне үти”
“Яңа елга ГТО белән – ГТО теләкләрне үти” республика онлайн акциясе ГТО хәрәкәтендә катнашучыларның Яңа ел теләкләрен үтәү буенча видеороликлар конкурсы. Акция барлык муниципаль берәмлекләрдә 2024 елның 2 декабреннән 20 декабренә кадәр үткәрелә: муниципаль этап – 2 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр, республика этабы 15 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр узачак.
Видеороликта хәйрия эшчәнлеген башкару мизгеле – халыкның теләсә кайсы яшьтәге һәм социаль категориясендәге кешеләргә: бала, пенсионер һ. б. теләкләрнең үтәлеше (теләсә нинди ярдәм күрсәтү: утын кисү, азык-төлек китерү, нәрсәдер сатып алу) теркәлергә тиеш.
Акциядә катнашырга теләүчеләр видеоларын ватсап буенча 89270387410 номерына җибәрә алалар. Районнан иң яхшы видеоролигы конкурсны оештыру комитетына акциянең республика этабында катнашу өчен җибәреләчәк. Ул районның ВКонтактедагы ГТО рәсми битендә бастырылачак.
Видеороликларга таләпләр:
- видеоролик конкурс шартларын үтәүне үз эченә алырга һәм гомуми озынлыгы 1 минуттан да артмаска тиеш;
- видеороликта кимендә 2 катнашучы катнашу рөхсәт ителә;
- видеороликта ГТО символикасы төшерелгән элементлар булырга тиеш;
- видеороликта Яңа ел атрибуты (чыршы, мишура, язу һ. б.) булырга тиеш, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп.
Килеп туган сорауларны ГТО тестлар үзәгенә мөрәҗәгать итеп яки 22051 телефон номеры буенча ачыкларга мөмкин.