1-11 сыйныф укучылары өчен “Имин интернет” олимпиадасы
“Имин интернет” олимпиадасы:
- Интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлата;
- Укучылар тормышыннан еш була торган хәлләрне үз эченә ала;
- Смартфон һәм компьютердан файдаланырга өйрәтә.
Мәктәптә олимпиаданы ничек үткәрергә
1. Учи.ру шәхси кабинетына кереп, класс сайлагыз, платформадан логиннар һәм парольләрне чыгартып укучыларга өләшегез;
2. Балаларга шәхси кабинетка керергә һәм олимпиаданы ачарга ярдәм итегез;
3. Биремнәрне үтәүгә бер сәгать вакыт бирегез.
Барлык укучылар да эшләп бетергәч, кайсы темалар аларга иң кызыклы булып тоелганы, ә кайсылары авырлыклар һәм сораулар тудырганы турында фикер алышыгыз.
Укучылар шулай ук олимпиаданы мөстәкыйль, мәсәлән өйдән үтә ала. Моның өчен аларга:
1. Учи.ру шәхси кабинетына керергә;
2. “Имин интернет” олимпиадасын сайларга;
3. Начать олимпиаду төймәсенә басарга.
Нәтиҗәләргә карап, балалар диплом, грамота яки сертификат алачак. Оештыручылар, кимендә 10 укучы катнашса, Рәхмәт хаты алачак. Бүләкләр, ярышлар тәмамланганнан соң икенче көнне, Учи.ру шәхси кабинеттагы “Портфолио” бүлегендә барлыкка киләчәк.
“Имин интернет” олимпиадасы “Цифрлы икътисад” милли проекты ярдәмендә уза.