Сергей Горбунов 2023 елда контракт имзалаган, 2024 ел башында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган.
2024 елның 25 ноябрендә махсус операция барышында һәлак булган Сергей Геннадиевич Горбуновның туганнарына бүләк - Батырлык орденын тапшырдылар. Тантана ТР Чүпрәле районы администрациясендә узды.
Сергей Горбунов 2023 елда контракт имзалаган, 2024 ел башында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган.
Батырлык орденын тапшыру тантанасында хәрби хезмәткәрнең хатыны, улы, кызы һәм бертуган апалары, шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннары, Яшь армиячеләр, район халкы катнашты.
Сугышчының туганнары белән Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров һәм Татарстан Республикасының Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин очрашты.
- Сергей илебез мәнфәгатьләрен яклап гомерен бирде, - диде Марат Ринатович. - Ул Ватанга фидакарь хезмәт итүнең лаеклы үрнәген күрсәтте, барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.
Хәрби комиссар да батырлыгы өчен хәрби хезмәткәрнең туганнарына рәхмәт белдерде.
- Шундый кыю һәм батыр кеше тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләре алдында баш иям, - диде Радик Төхфәтуллин. - Ул үз һөнәре итеп Ватанны саклауны сайлады. Үзенең хәрби бурычын намус белән үтәгән якташыбызның батырлыгын без беркайчан да онытмаячакбыз. Геройга мәңгелек хәтер.
Сергей Геннадьевич Горбунов укыган Иске Дуван мәктәбендә бу көздә хәтер мемориаль стенды ачтылар.