Айдар Газимов һәм Иван Немасев тармак технологияләре техникумында укыганнар.
2024 елның 26 ноябрендә Чүпрәле районының тармак технологияләре техникумында махсус хәрби операциядә катнашучы Газимов Айдар Дамир улы һәм Немасов Иван Юрьевич истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган тантаналы чара узды.
Газимов Айдар Дамир улы һәм Немасев Иван Юрьевич мәктәптән соң биредә укыганнар һәм автомеханик белгечлеге алганнар. Укудан соң алар РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткәннәр һәм Ватанга контракт нигезендә хезмәт итүләрен дәвам иткәннәр.
Айдар Газимов һәм Иван Немасев махсус хәрби операция зонасында хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булдылар. РФ Президенты Указы белән алар Батырлык ордены (үлгәннән соң) белән бүләкләнделәр.
Тантанада Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов, «Форпост» берләшмәсе җитәкчесе Альберт Сөләйманов һәм техникум директоры Фәнил Яфизов катнашты.
“Айдар белән Иван иң авыр, иң җаваплы һөнәрне сайладылар - Ватанны саклау. Алар безнең киләчәгебез өчен үз гомерләрен бирделәр. Без Геройларыбыз белән горурланырга һәм аларны истә тотарга тиешбез”, - дип мөрәҗәгать итте Марат Ринатович.
Айдар Газимовның әнисе һәм Иван Немасовның сеңлесе хәтер почмагын ачкан өчен барысына да рәхмәт белдерделәр.
Җыелыштагылар истәлек билгесе итеп кызыл канәфер салдылар.
Исегезгә төшерәбез, мәктәпләрдә истәлек такталары һәм мемориаллар урнаштыру чаралары Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга «Алар безнең йөрәкләрдә» грантын гамәлгә ашыру кысаларында уза. Проектны «Форпост» оешмасы тормышка ашыра.