Бүген, 2024 елның 25 ноябрендә, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән эшлекле дүшәмбенең традицион киңәшмәсендә бүләкләр тапшырылды.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе директоры Лилия Әмирҗан кызы Насыйбуллинаның мәгариф өлкәсендәге казанышларын билгеләп үтте һәм Мактау Грамотасы тапшырды.
Лилия Әмирҗан кызы бүген үзенең юбилей көнен дә билгеләп үтә, аңа 55 яшь. Хезмәт эшчәнлеген ул 1989 елда Иске Дуван урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе директоры булып 2013 елдан бирле эшли.
Марат Ринатович шулай ук муниципаль хезмәткәрләр командасын волейбол буенча чираттагы җиңүләре белән котлады һәм спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вильдановка рәхмәт белдерде.